#4 Татарстан юллары буйлап | Югары Ослан
Ике елга, ике холык, ике сәяхәтче. Һәрберебезнең үз юлы көтә, үз тарихы бар. Бүген сезнең белән “Татарстан киңлекләре буйлап” юлга чыгарбыз! Алдагы тапшыруда Григорий Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсендә - Алабугада булды. Шайтан шәһәрчеген күрде, биредә танылу алган шәхесләр турында күп яңалыклар белде. Ә бүген исә без данлыклы, әмма еш сөйләнмәүче урынга – Югары Осланга юл тотарбыз. 3.52 Бүгенге көнгәчә киявен көтүне дәвам итүче Ослан кәләше турында риваять. 5.00 Инде капитан булып өлгергәч, Рөстәм Гыйбадуллин әтисе язып калдырган хатны таба. Анда ул Казан елга училищесында укырга хыяллануы турында яза. 5.42 Александр Меншиков – Петр I фавориты, императорның вафатыннан соң Себергә сөргенгә сөрелә. 5.51 Хәләл җефете Дарья Михайловна аңа иярә, тик 1728 елның 10 маенда, юлда вафат була. Югары ослан авылында җирләнгән. 8.55 Янка Купала (Иван Доминикович Луцевич) – беларус әдәбияты классигы. Печищи авылында шагыйрьнең Россиядә бердәнбер Мемориал музей-фатиры бар. 9.23 Татарстанда Янка Купала үтеп барышлый – Мәскәүгә эвакуациягә киткәндә була. 9.32 Ләкин Печищи авылында, он җитештерүче комбинатның янкормасында калырга карар кыла. 11.46 Владислава Францевна Луцевич – Янка Купаланың хәләл җефете. Сугыш башланганда ире белән бергәләп Минсктан китә һәм Печищи авылында төпләнә. 11.55 Соңрак Янка Купаланың музеена нигез салучы һәм директоры булып тора. 12.54 Доломитлар, мамонтларның казык тешләре, бәллүр кыйпылчыклары – Печищи геологик кисеме территориясендә иң еш табылдыклар. 13.48 Бут – иң универсаль төзелеш материалларының берсе. 14.10 Известьташ һәм акшарны яндыру өчен мичләр XVI-XX гасырларда кулланыла. Барлыгы ике дистә мич санала, ләкин безнең көннәргәчә нибары берсе генә әйбәт хәлдә сакланган. 15.08 200-250 млн еллык Печищи геологик кисеме. Табигать һәйкәле санала, Пермь системасының классик кисеменә керә. 15.21 Биредә балыклар, трилобитлар, мамонтларның казык һәм бәрмә теш эзләрен табарга мөмкин. Пермь системасы геологик төзелешенең югары бүлемен өйрәнү өчен эталон булып тора. 16.15 Ишелүләр акшарның суны үзенә сеңдерүе аркасында барлыкка килә. 17.49 Соколка тавы. Фаразларның берсе буенча, биредә иңләгән лачыннар аркасында аңа шундый атама бирелгән. 17.58 Фаразларның икенчесе – бер-берләрен “яман лачынкайлар” дип атаган башкисәрләр турында. 19.26 Барлык заманча зур сугышлар вакытында да Ослан таулары көчле хәрби ныгытма булып торган. 20.52 Маркиз Паулуччи 1767 елда Патшабикә Екатерина Икенчене Росссиягә булган сәяхәте барышында озатып йөргән. 21.02 Шуның өчен Казан губерниясендә җирләр белән бүләкләнә. Башта “Маркиза утравы” дип аталган, тора-бара “Маркиз утравы” итеп гадиләштергәннәр. Алга таба карагыз: Григорий Әлмәткә юл алачак. Бөек Кичүдән Әстерханга кадәр дәвам итүче бөек яшерен юлның масштабын бәялиячәк, Татарстанның иң биек ноктасы – Чатыртауга менәчәк, җирле халыкның яшерен йолаларын беләчәк. Проектны инстаграмда күзәтегез Проектның видеоязмасы: https://youtube.com/playlist?list=PLw0CNbVt8YUzzYqzs-IGhGlC7Sud_wGeq Проектны төшерү турында видеоязма: https://youtube.com/playlist?list=PL8foBki61kgtmMBzzkRUIk3xJIMWQTrl Плей-лист программ русскоязычной версии проекта https://youtube.com/playlist?list=PLw0CNbVt8YUzzYqzs-IGhGlC7Sud_wGeq